+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
30 июль 2019, 17:02

Барсыннан да яхшырак!

Җәйге каникуллар – балалар йөгерсен, уйнасын, күңел ачсын өчен булдырылган вакыт ул. Хәрәкәтле уеннарны бала-чага аеруча ярата, чөнки алар – шатлыклы хис-тойгылар чыганагы. Бала Чытырман авылының күпфункцияле клубында һәм китапханәсендә 25 июльдә “Барсыннан да яхшырак!” спорт ярышлары булды.

Балалар “Салават күпере” һәм “Йолдыз” командаларына бүленде. Чара чагу сәламләүләрдән башланып китте. Шарлар белән “Һавадагы шарлар”, “Черкиләр”, “Шарлар белән эстафета”, “Волейбол, футбол һәм гол” эстафеталары үткәрделәр. “Китап геройлары” викторинасы сорауларына җавап бирделәр. “Минем шарым бар” конкурсында команда белән кычкырып шар турында шигырьләр укыдылар. Балалар барлык йөкләмәләрне дә зур кызыксыну һәм мавыгу белән башкарды. Чара йомгаклары буенча командалар һава шарлары һәм татлы призлар белән бүләкләнде. Барсына да афәрин! Чарада катнашучылар өчен шулай ук китапханә хезмәткәрләре “Менә нинди безнең җәй” китап күргәзмәсен тәкъдим итте.

Динара Маукаева,

Бала Чытырман авылы күпфункцияле клубының мәдәни оештыручысы.
Читайте нас: