Новоселка авылының мәдәният йортында балалар өчен мавыктыргыч конкурс-күңел ачу программасы үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар безгә, өлкәннәргә, кечкенәдән таныш һәм якын булган футбол, волейбол, качышлы, бастырыш кебек уеннар уйнадылар. Чараны мәдәният йорты мөдире Валентина Федорова оештырып үткәрде.