+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
2 август 2019, 18:24

Могҗизалы чемодан

1 августта Бала Чытырман авылының күпфункцияле клубында иң шаян һәм кызыксынучан балалар җыелды.

1 августта Бала Чытырман авылының күпфункцияле клубында иң шаян һәм кызыксынучан балалар җыелды. Аларның “Могҗизалы чемоданда” нинди сюрпризлар булуын беләселәре килә иде. Уен программасы Кот Котофеевич белән танышудан башланды. Ул балалар янына кунакка бүләкләре салынган үзенең чемоданы белән килгән иде. Балаларга “Уенчыкны бир”, “Кыяр-кыяр”, “Коймак пешер” уеннары бик ошады. “Табышмаклар” һәм “Сюрпризлар капчыгы” конкурсларында малайлар һәм кызлар һәр дөрес җавап өчен кәнфитләр алды. Күпфункцияле клуб һәм китапханә хезмәткәрләре күңелле һәм кызыклы чара оештырып үткәрде. Аның азагында алып баручы балаларга призлар тапшырды.Ә уен программасы башланыр алдыннан алар “Китаплар бик яхшы, рәхәтләнеп укыйм!” күргәзмәсеннән китаплар укыды.
Читайте нас: