+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
8 август 2019, 16:25

"Саумысыз, авылдашлар!"

3 август көнне Балыклыбаш авылының халык телендә "Болан качкан" урманы дип йөртелгән урынында иртәдән "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәменә әзерлек башланды.

3 август көнне Балыклыбаш авылының халык телендә "Болан качкан" урманы дип йөртелгән урынында иртәдән "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәменә әзерлек башланды.

Авылның уңган хатын-кызлары казаннар асып ашлар пешереп, чәйләр кайнатып авылдашларны, килгән кунакларны сыйларга дип тырыштылар. Бер-бер артлы сый-хөрмәткә бай өстәлләр тезелеп кунакларны

каршыларга әзерләнде.

Бәйрәмгә район хакимияте башлыгы В.Ф. Насретдинов, район мәдәният бүлеге начальнигы Б.Н. Сиразетдинов, Коралачык авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Җ. Ибраһимов, район татарлары җәмгыяте рәисе С.Р. Хайбуллина да килде.

Чит җирләргә юлланып, шунда бәхетләрен тапкан һәм озак еллар күрешмәгән сабакташлар, элекке күршеләр, башка авылларда, төбәкләрдә тамырланган авылдашлар һәммәсе җыелган иде.

Чара барышында авылда һәр эшне хуплап, төрле яклап ярдәм күрсәткән активистлар авыл хакимияте башлыгыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Авылны тергезүдә ару-талу белми көч салганнар, озак еллар колхозда, чогендер басуында эшләгәннәр барсы да искә алынды. Парлы тормыш кичергән иң өлкән авылдашларыбызны, яшь парларыбызны, матур, күркәм гаиләләрне барлап чыктылар.

Бәйрәмне чагу концерт программасы бизәде. Авыл мәдәният йортының үзечшән артистлары, республикада танылу алган моңлы җырчыбыз Мәрьям Абдулова, Юрматы авылыннан килгән якташларыбыз, "Сердәшләр" җыр ансамбле чыгышлары килгән халыкка бик ошады.

Концерт программасыннан соң бәйрәм уеннар һәм аш

табыны янында дәвам итте.

Гөлнара Мөрсәлимова.
Читайте нас: