+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
14 август 2019, 18:00

Фил көне үткәрделәр

Бөтендөнья фил көне ел саен 12 августта билгеләнә. Аның максаты – Америка һәм Азия филләрен яклау һәм саклау, аларның популяциясен арттыру кирәклеге турындагы мәгълүматны тарату.

Бөтендөнья фил көне ел саен 12 августта билгеләнә. Аның максаты – Америка һәм Азия филләрен яклау һәм саклау, аларның популяциясен арттыру кирәклеге турындагы мәгълүматны тарату.Бала Чытырман авылының күпфункцияле клубы да бәйрәмгә кушылырга булды һәм 13 августта “Фил көне” программасын үткәрде. Балалар филләр турында күп кызыклы нәрсәләр белде, энциклопедияләрдән төрле мәгълүматлар укыды, табышмакларга җаваплар тапты, кроссворд чиште һәм хайваннар булып күрсәттеләр.Программа иҗади процесс белән тәмамланды. Кемдер төшерелгән фил балаларын буяды, кемдер пластилиннан әйберләр ясады, кемдер фил төшерде. Ә татлы кәнфитләр болытлы көндә программада катнашучыларның кәефен күтәрде.
Читайте нас: