+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
22 август 2019, 18:06

Бүген Русия буенча илебезнең иң мөһим символының бәйрәме – Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләнә

Ә быел Русия флагына 350 ел тулды. Федоровка авылы үзәгендә дә тантаналы чара узды.

Ә быел Русия флагына 350 ел тулды. Федоровка авылы үзәгендә дә тантаналы чара узды.
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелган авыл халкын район Советы рәисе Константин Морозов сәламләде. Ул русиялеләр өчен бу көннең мөһим булуын, бу көнне дәүләтебезнең көче һәм халкыбызның татулыгы аеруча нык сизелүен билгеләде, барсына да сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Барсына да Русия халкының бердәмлеген, ватанына карата сөюен символлаштырган флагыбыз төсендәге тасмаларны тараттылар. Район мәдәният йорты артистлары башкаруында җырлар яңгырады, ә үзәк район китапханәсе белгечләре билгеле шагыйрьләрнең Ватанга багышланган шигырьләрен укып ишеттерде. Үз чыгышында Бала Чытырман авылыннан “Русия патриотлары” юнармеецлар командасы мәйданга үзләренең байрагын да алып чыкты.
Читайте нас: