+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
26 август 2019, 16:05

Динестә урам бәйрәме узды

Үткән шимбәдә Динес авылында матур чара – Алтынбай урамы бәйрәме булды.

Үткән шимбәдә Динес авылында матур чара – Алтынбай урамы бәйрәме булды. “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән бәйрәмгә шушы урамда туып-үскәннәр кайтты, кунаклар килде, бар авыл халкы җыелды, ә урам кешеләре аларны сый-нигъмәткә тулы өстәлләр, җыр-биюләр белән каршы алды. Чараны әрвахларга дога кылудан башладылар, шушы урамда яшәп дөнья куйган бер кешене дә калдырмадылар, һәммәсен искә алдылар. Милли киемнәр кигән кызлар, гармун тартып җыр җырлаган абзыйлар озатуында “Алтынбай” чишмәсеннән су алып килделәр. Кайчандыр бу урамны нәкъ шушы чишмә исеме белән атаган булганнар. Килгән һәр кешене салкын, тәмле чишмә суы белән сыйладылар. Соңыннан урамның тарихын сөйләделәр, бала чактагы, яшьлектәге кызыклы хәл-вакыйлагарын искә алдылар, иң матур, пөхтә йортлар хуҗаларын бүләкләделәр, юбилярларны билгеләделәр, урамның иң өлкән кешесенә һәм иң кечкенә малайга бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, ә бала-чага рәхәтләнеп милли уеннар уйнады, спорт ярышларында катнашты.
Читайте нас: