+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
26 август 2019, 17:11

“Хәзинә эзләгәндә”

“Кояшлы җәй” җәйге ял программасы кысаларында балалар өчен чаралар циклы азагына да җитте.

“Кояшлы җәй” җәйге ял программасы кысаларында балалар өчен чаралар циклы азагына да җитте.Ул 22 августта “Хәзинә эзләгәндә” квест-уены белән тәмамланды. Балалар батыр, кыю, актив пиратларга әверелеп, бик тиз арада барлык каршылыкларны җиңеп чыкты. Ике командага бүленеп, җитезлектә, тизлектә, тапкырлыкта һәм игътибарлылыкта ярышты алар. Конкурслар эстафеталар, викториналар, ә соңыннан СМФК паркында хәзинә эзләү белән алмашынып барды. Хәзинә табылды, балалар шат, ә авыл хакимиятеннән бүләкләр куанычлы сюрприз булды.Күпфункцияле клуб һәм китапханәнең барлык чараларында да катнашкан иң актив балаларны китапханәче белән клуб мөдире бүләкләде. Шулай ук тавыш бирү ысулы белән “Яраткан тарихым” конкурсына йомгаклар ясау һәм җиңүчене бүләкләү дә булды.
Читайте нас: