Авыл мәдәният йортында “Дин һәм мәгърифәт” исемле чара үткәрделәр, анда дин, тел һәм мәдәниятнең көнүзәк мәсьәләләрен карадылар. Барсы да кызыклы үтте, кызу фикер алышулар булды. Ветеран-укытучы Эльмира Зөбәерова музей экспонатлары нигезендә бай материал әзерләгән иде.