+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
27 август 2019, 16:44

“Могҗизалы кино дөньясы”

24 августның шимбә киче Бала Чытырман авылының күпфункцияле клубы мәйданында балалары белән өлкәннәрне, яшьләрне “Кино төне” Бөтенрусия акциясе кысаларында үткәрелгән “Могҗизалы кино дөньясы” күңел ачу программасында җыйды.

Программада катнашучылар кинематографиянең барлыкка килүен тыңладылар, слайдлар карадылар, балалар эстафетада ярышты, викториналарда катнашты, шулай ук үзләренең актерлык осталыгын да күрсәтә алды. Авылыбызда никадәр талантлы кешеләр яшәвен быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары төшергән виедофильмдан күрергә була иде.
Үзләренең музыкаль бүләген “Умырзая” бию коллективы кызлары күрсәтте. Шимбә программасында катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Чара мәйданда дискотека белән дәвам итте. Август салкынына карамастан, кичә бик кызу булды!
Читайте нас: