+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
27 август 2019, 15:48

Яңа Михайловкада авыл бәйрәме үткәрделәр

Яңа Михайловкада авыл бәйрәме үткәрделәр. Аны үткән шимбәдә күрше Мәләвез районы кешесе Денис Паньков оештырып үткәрде.

Яңа Михайловкада авыл бәйрәме үткәрделәр. Аны үткән шимбәдә күрше Мәләвез районы кешесе Денис Паньков оештырып үткәрде. Әйе, нәкъ шушы ваемсыз булмаган һәм актив кеше, үз ыруының чын улы чараны берничә гасыр элек беренче “парламентерлар” булган, русларның шушы башкорт җирләренә күчеп килүе турында сөйләшүләрдә катнашкан, хәзерге Федоровка районы Яңа Михайловка авылына нигез салучыларның берсе булган ата-бабаларының истәлегенә багышлаган. Ир кеше шәҗәрәсен өйрәнеп, тамырларын тапкан һәм, менә, ата-бабаларының туган җирендә бик шәп бәйрәм үткәргән. Авыл халкын котларга Динес авыл совет авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсим Гафаров, авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәйрүз Галиев килгән иде. Матур концерт номерлары әзерләнгән иде, сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып торды. Яңамихайловкалылар үзләре дә актив катнашты.
Читайте нас: