+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
2 сентябрь 2019, 13:28

Белем көне белән!

Хөрмәтле район халкы, кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар, сезне күркәм дата – Белем көне белән тәбрик итәм!

Хөрмәтле район халкы, кадерле укучылар, укытучылар, ата-аналар, сезне күркәм дата – Белем көне белән тәбрик итәм!

Уку елының беренче көне – бар нәрсәгә башлангыч. Нәкъ 1 сентябрьдә, сабый беренче сыйныфка барганда, зур, билгесез, ләкин үзенә җәлеп итеп торучы, матур һәм олы тормыш юлына аяк баса, аның каршында киләчәккә ишек ачыла.

Мәктәп еллары – тормыштагы иң мөһим этап, чөнки нәкъ монда без төп белемне алабыз, холкыбыз формалаша, шәхес буларак өлгерәбез. Укытучыларның бурычы – моны укучыларга аңларга ярдәм итү, белем генә биреп калмау, ә укучыга аны алырга һәм үзләштерергә өйрәтү, ата-аналарга - балаларына да, педагогларга да терәк булу, балаларда кызыксынучанлык, укуга, хезмәткә, укытучыларга, туган мәктәпләренә карата сөю һәм ихтирам тәрбияләү.

Шушы юлда уңышлар һәм изге казанышлар, ару-талу белми тырышуыгызны, сәламәтлек һәм иминлек телим. Мәктәпләребезгә тәүге тапкыр аяк басучы укучыларның беренче Белем көне якты һәм шатлыклы, истә калырлык, уку елы, укучыларның мәктәп еллары бәхетле һәм уңышлы булсын. Бәйрәм белән! Хәерле юл!


Венер НАСРЕТДИНОВ,

муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: