+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
2 сентябрь 2019, 18:56

Чәчкәләр болытлы көнне матурлады

Матурлыктан күзләр камашты.

Чынлап әйткәндә, шундый “елап торган”, соры көнне, традиция буенча районыбызда 31 августта үткәрелүче чәчкәләр бәйрәменә барасы да килмәгән иде. Тик район мәдәният йортының матур, чагу, хуш исле чәчкәләр, җәй бүләкләреннән ясалган төрле-төрле композицияләр белән бизәлгән фойесында яңгыраган җиңел музыка барсын да яхшы якка үзгәртте. Барсы да бик яхшы кимәлдә үтте. Тирә-яктагы матурлыктан күзләр камашты, хәтта жюри да, тиз генә карар чыгарырга кыенсынып, залны берничә тапкыр урап чыкты. Чәчкәләр, композицияләр конкурсының йомгагын берничә номинациядә ясадылар. Бу турыда гәзитебезнең киләсе саннарында укырсыз.
Читайте нас: