+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
2 сентябрь 2019, 13:09

Тәүге уку көне белән, дуслар!

Бүген, җылы, чын-чынлап көзге көндә районыбызның барлык укучылары кулларына чагу гөлләмәләр тотып мәктәпкә китте.

Бүген, җылы, чын-чынлап көзге көндә районыбызның барлык укучылары кулларына чагу гөлләмәләр тотып мәктәпкә китте.Мавыктыргыч җәйге каникуллар үтте, көз җитте, ә аның белән бергә – укучылар һәм студентлар өчен тәүге уку көне дә килеп җитте. Беренче сыйныфка баручылар өчен бу мәктәп, сыйныфташлар, беренче укытучылар белән танышу көне. Калганнар өчен – дәресләр, күнегүләр, өй эшләре җиткәнлеген, үзеңнең үк якты киләчәгең өчен тагы да тырышып укырга, китаплар актарырга кирәклеген аңлаткан көн.Барлык укучыларны һәм укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, тырышлык, иминлек телибез.Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф. Хәбировның Боерыкларын үтәү максатында 1 сентябрьдән районыбызның барлык 1428 укучысы да биш көнлек уку атнасына күчте. Шулай ук икенче сменада укучылар саны да азаячак.
Читайте нас: