+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
3 сентябрь 2019, 14:21

Покровкада гадәти булмаган Белем көне үтте

Бәйрәмдә юбилярларны да данладылар.

Кичә шушы авылның матур мәктәбендә гадәти булмаган Белем көне үтте. Эш шунда, укучыларның тантаналы линейкасында иллешәр ел бергә матур итеп яшәгән гаилә тормышы юбилярларын – Нигъмәтуллиннар белән Йосыповларны да котладылар. Бу бик якты, күңелле чара булды. Яшьлек белән өлкән буын бер-берсен бик урынлы тулыландырды.

Покровка мәктәбе – районда тышкы торышы буенча да, эчке бизәлеше буенча да, ә иң мөһиме – тулы белем алу өчен заманча җиһазлар белән тәэмин ителүе белән дә иң яхшы мәктәпләрнең берсе. Бу поляр тикшеренүчесе, галим практик Геннадий Казанинның туган авылына, авылдашларына меценат ярдәме күрсәтүе аркасында. Мәктәпнең укытучылар коллективы да, укучылары да кул кушырып утырмый – биләмә каралган, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра.
(Покровка мәктәбендә Белем көне турында гәзитебезнең киләсе саннарында укырсыз).


Автор фотосы.
Читайте нас: