+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
3 сентябрь 2019, 16:31

Террор корбаннары истәлегенә

Бүген районда Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар үтә.

3 сентябрь – барлык террористик актлар корбаннары, шулай ук коткару операцияләре барышында үз бурычларын үтәгәндә һәлак булучылар буенча матәм көне. Бүген үзәк район китапханәсе хезмәткәре Рүзәлә Зәбирова Федоровка 2нче мәктәбендә “Терроризм – тынычлыкка һәм кешеләргә янау” теләктәшлек маршы үткәрде. Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чаралар районыбызның башка мәктәпләрендә дә үтә. Укучыларга Бесландагы барлык Русия халкы өчен кара кайгы булган, шулай ук башка илләрдәге вакыйгалар турында сөйлиячәкләр, тынлык минуты белән террорлар корбаннарын хәтергә алачаклар, террористик акт хәвефе янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр.
Читайте нас: