+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
4 сентябрь 2019, 18:31

Бала Чытырман авылының күпфункциялы клубында Хәтер һәм кайгы сәгате үткәрделәр

3 сентябрь Русия календарендә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләнгән.

3 сентябрь Русия календарендә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләнгән. Кичә Бала Чытырман авылының күпфункцияле клубында шушы темага багышланган “Беслан фаҗигасе хәтердә” дип исемләнгән Хәтер һәм кайгы сәгате үтте. Кызлар тоткындагы кызның көндәлеген, шулай ук шушы кайгылы көннәрдә Беслан мәктәбендәге вакыйгаларның хронологиясен укыды. Балаларны терроризмның тарихы белән таныштырдылар, терроризм, террор, террористлар сүзләрен аңлаттылар.“Ничек теракт корбаны булмаска?” – Оля Дегтярева шундый хәвефсезлек кагыйдәләре памяткасын укыды һәм алып баручы белән бергәләп теге яки бу хәлдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге буенча фикер алышты.Бәлки, бар балалар да 15 ел элек булган вакыйганың авырлыгын аңлап та җитмәгәндер, тик корбаннарның истәлекләрен укыганда алып баручы күз яшьләрен тыя алмады. Терроризм тик хәтердә генә калсын, балаларыбыз чынбарлыкта аны беркайчан да күрмәсен!
Читайте нас: