+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
10 сентябрь 2019, 18:21

Сәламәтлек көне дәрт-дарман бүләк ите!

2019 елның 7 сентябрендә Федоровка 1нче мәктәбендә Сәламәтлек көне узды.

2019 елның 7 сентябрендә Федоровка 1нче мәктәбендә Сәламәтлек көне узды. Оештыручыларның һәм катнашучыларның кәефенең күтәренке булуына һава торышының яхшылыгы да булышлык итте. Ел саен бу бәйрәмне үткәрү мәктәбебездә традициягә әверелде. Укучылар аны спорт ярышларында катнашу, саф һавада уйнап алу өчен дә көтеп ала.

Көн линейкадан һәм Сәламәтлек көнен игълан итүдән башланды. Арытабан укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп зарядка ясады, аны физкультура укытучысы Н.И. Патрушева үткәрде. Мавыктыргыч ярышлар күп булды, анда балалар тизлекләрен, җитезлекләрен, татулыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә дуслык җиңде, ә барлык катнашучылар да уку елына җитәрлек дәрт-дарман туплады!


Яңалыкның авторы: Наталья Патрушева,

Федоровка 1нче мәктәбенең физкультура укытучысы.
Читайте нас: