+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
10 сентябрь 2019, 13:32

Уфага билгеле театрга сәфәр

Федоровка районыннан матурлык яратучылар төркеме Башкорт Дәүләт опера һәм балет театрына барды.

Федоровка районыннан матурлык яратучылар төркеме Башкорт Дәүләт опера һәм балет театрына барды. Анда Рудольф Нуриев исемендәге 22нче Халыкара балет сәнгате фестивале бара. Үзәк район дәваханәсе табиб-фтизиатры, сәнгать сөюче, районның үзешчән сәнгать артисты Анатолий Квасов тормыш иптәше Наталья белән, дәваханәнең теш табибы Алевтина Корчагина, Федоровка 2нче урта мәктәбе педагоглары Наталья Дегтярева һәм Надежда Мишина фестивальне ачып җибәргән Наталия Сац исемендәге Мәскәү балалар музыка театры артистлары башкаруындагы бер актлы балетларны карады. Башкала артистлары башкарган, Римский-Корсаковның “Князь Игорь” операсының фрагменты - “Половецкие танцы”, Шопен музыкасына һәм “Мең дә бер төн” әкияте буенча куелган биюләр – “Шопениана” һәм “Шахерезада” театрда аншлаг белән үтте, диләр алар.
Читайте нас: