+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
12 сентябрь 2019, 18:42

Рәхәтләнеп туп типтеләр

Кичә Федоровка районы халкы Бөтенрусия аеклык көнен үткәрде.

Кичә Федоровка районы халкы Бөтенрусия аеклык көнен үткәрде. Иртәннән флешмоблар һәм фитнес-минуткалар үтте, ә кичен Федоровка авылы ял паркында футбол матчы булды. Туп тибергә өлкәннәр дә, балалар да килгән иде. “Әтиләр” һәм “Балалар” дигән командалар булдырылды. Уен кызыклы булды, тамашачылар уенчыларны хуплап торды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Килгән бар кеше дә күңелле тәэссоратлар алып, спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше – иң яхшы сайлау икәнлеген аңлап, өйләренә таралышты.

Рүзилә Ямансарина фотосы.
Читайте нас: