+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
17 сентябрь 2019, 12:58

Җиңүнең 75 еллыгын каршылап

Легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләрен искә алыйк.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына әзерләнү кысаларында “Шәйморатов варислары” халык проекты үткәрелә. Проектның оештыручылары: Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкортстан Республикасы хөкүмәте, БР авыллары һәм шәһәрләре хакимиятләре, БР Милли музее, Республика Хәрби Дан музее, җәмәгать, ирекле һәм милли-мәдәни оешмалар.

Проект Бөек Ватан сугышында катнашучылар, легендар Шәйморатовчылар -112нче Башкорт кавалерия дивизиясе турындагы хәтерне мәңгеләштерүгә юнәлтелгән. Дивизия хәрбиләренең беренче составының биографик мәгълүматларын туплау, төзү һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү эше әлегәчә үткәрелмәгән, шушы көнгә кадәр дивизиянең беренче 3823 яугиренең исемлеге юк.

Бу дивизиядә районыбыздан да ир-егетләр хезмәт иткән. Бүгенгә 20ләп яугир-якташыбызның фамилиясе билгеле, әмма алар күбрәк булырга тиеш. Иске Чытырман авылыннан Советлар Союзы Герое Әхмәров Габит Абдулла улы да шулар арасында. Миңлегали Шәйморатов белән бергә каты алышларда катнашкан ата-бабаларыбызның хәтерен онытырга хакыбыз юк.

Акция барышында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре турында тулырак биографик мәгълүмат туплау күздә тотыла.

Хөрмәтле район халкы, тарих укытучылары, крайны өйрәнүчеләр! Музей архивларында, мәктәпләрдә, гаиләләрдә сакланган мәгълүмат белән бүлешергә чакырабыз. Ватаны өчен көрәшкән туганын хәтерләгән, кадерләгән һәркем өйләрендә булган фотолар һәм тарихлар белән уртаклаша ала. Бу дивизиянең яугир-якташларыбыз турындагы мәгълүматларны эзләү һәм дөресләү белән крайны өйрәнүче Әкъсән Садыйк улы Акчурин шөгыльләнә. Шушы изге эшкә Шәйморатов дивизиясендә хезмәт иткән яугирләрнең туганнары да кушылыр, дип ышанабыз.

Тупланган материаллар буенча “Шәйморатовчылар - легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре” биографик белешмәсен әзерләү һәм нәшер итү планлаштырыла. Моннан тыш, проект барышында аларның авылларында яугирләргә багышланган мемориаль такталар, мәктәпләрдә, музейларда стендлар куелачак, РФ субъектлары, БДБ илләре телекүперләрен кертеп, телерадиомарафоннар оештырылачак.

Анкеталар ВКонтакте социаль челтәрендә һәм “Ашкадар таңнары” гәзите сайтында урнаштырылган. Тутырылган анкеталарны [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк.


Приложение №2
к письму МСОО «Всемирный курултай (конгресс) башкир»
от « 4 » сентября 2019 года № 500

АЛГОРИТМ

действий сбора биографических сведений о воинах 112-ой Башкирской кавалерийской дивизии в рамках реализации народного проекта «Шаймуратовцы» - “Шайморатов вариҫтары”

1. Поиск людей при помощи информационного ресурса «Подвиг народа» по фамилии, имени, отчеству в наградных листах, приказах о награждениях и в картотеке по следующей ссылке: http://podvignaroda.ru.
2. Поиск данных о воинах 112-ой Башкирской кавалерийской дивизии в архивах местных военных комиссариатов.
3. Поиск информации о защитнике Отечества в составе 112-й Башкавдивизии в обобщенном банке данных «Мемориал»: https://obd-memorial.ru.
4. На портале «Память Народа» можете установить судьбу родственников, принимавших участие, найти информацию о награждениях: https://pamyat-naroda.ru.
5. Книги «Они вернулись с Победой» (14 томов) проверить списки военнослужащих, вернувшихся живыми с Великой Отечественной войны 1941-1945 гг.: http://www.kitap-ufa.ru.
6. Проверить информацию о репрессированных и погибших в ходе военных действий жителях Республики Башкортостан в «Книге памяти Республики Башкортостан»: https://ru.wikipedia.org/wiki.
7. Найденые фотоматериалы, биографические и иные сведения о воинах 112-й Башкавдивизии оформить в виде приложенной анкеты: https://vk.com/shaimuratov120.
8. Заполненные анкеты, с приложением фотографий, документов фронтовика и сведения о личных воспоминаниях воина о службе в составе 112-й Башкавдивизии (пересказы, записи, дневники можно приложить отдельно) необходимо направить на электронный адрес: [email protected].

Приложение №1
к письму МСОО «Всемирный курултай (конгресс) башкир»
от « 4 » сентября 2019 года № 500
А Н К Е Т А
на воина 112-ой (16-й гвардейской) Башкирской кавалерийской дивизии
№№
Вопросы
Ответы
1.
ФИО участника ВОВ
2.
Даты рождения и смерти, место
3.
Место и дата призыва
4.
Воинские сведения, награды
5.
Сведения о сохранившихся фотографиях, документах, предметах фронтовика
6.
Личные воспоминания воина о службе в составе 112-й БКД (пересказы, записи, дневники можно приложить отдельно)
7.
Исполнитель (ФИО, адрес жительства, контактные данные, дата заполнения анкеты)


Читайте нас: