+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
18 сентябрь 2019, 13:37

Башкортстан командасы “Зарница Поволжья” уеныннан кайтты

“Зарница Поволжья-2019” хәрби-спорт уенының VII округ финалын тантаналы ябу булды.

“Зарница Поволжья-2019” хәрби-спорт уенының VII округ финалын тантаналы ябу булды. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ярышларда катнашу өчен Ырынбур өлкәсенә Волга буе федераль округының 14 төбәгеннән 196 көчле яшь спортчы килгән иде. Уенда катнашучылар исәбендә Башкортстан Республикасының Федоровка районы мәктәп укучылары да булды, алар төбәк этабында җиңеп, финалга чыктылар.
Сәламләү сүзе белән РФ Президентының Волга буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Владимир Колчин чыгыш ясады. Ул “Зарница Поволжья” уены округның визит карточкаларының берсе булып торуын билгеләде: “Бу иң күләмле җәмәгать проекты, анда ел саен 300 меңгә якын өлкән сыйныф укучысы катнаша. Финал этабы барышында сез хәрби-гамәли, спорт һәм интеллектуаль дисциплиналарда ярыштыгыз, үзегезнең чыдамлылыгыгызны, җиңүгә омтылышыгызны, белемнәрегезне һәм команда рухын күрсәттегез. Мондый ярышларда катнашу чын патриотлар өчен яхшы мәктәп ул. Кадерле балалар, Ырынбур җирендә үткән көннәрегез, конкурслар һәм ярышлар, яңа дуслар турындагы истәлекләр, тәэссоратлар сезнең белән гомерлеккә калачак”.
VII округ финалында катнашкан барлык командалар да Русия Президентының Волга буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленнән бүләкләр алды. Хәрби-спорт уенының шәхси һәм команда зачетларында җиңүчеләр дипломнар, кубоклар һәм Ырынбур өлкәсе губернаторыннан, төбәк хөкүмәте министрларыннан, Ырынбур хакимияте җитәкчеләреннән, Русия көч ведомстволарыннан һәм ДОСААФтан истәлекле бүләкләр алдылар.
“Зарница Поволжья-2019” катнашучыларның хәтерендә киң ярыш программасы белән генә түгел, экскурсияләр, 33860нчы хәрби часть базасында чын армия көнкүреше белән танышу белән дә калачак. Тематик көннәр кысаларында балалар Ватанның хәрби тарихының чагу битләре белән танышты, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән әңгәмәләрдә катнашты, Үлемсез полкның юллары буйлап виртуаль рәвештә үтә алды.
Читайте нас: