Башкортстанның 100 еллыгын билгеләү Мәскәүдә 18-20 сентябрьдә үтә. Мәскәүнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтә департаменты җитәкчесе Виталий Сучков хәбәр итүенчә, башкалада Башкортстан Республикасы көннәренең бай булуы көтелә, шуңа да алар эшлекле һәм мәдәни өлешләргә бүленгән.Сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, бизнеска, туризмга багышланган түгәрәк өстәлләр шәһәрнең төрле мәйданнарында узачак. Бүген П.И. Чайковский исемендәге Концерт залында чараны ачу тантанасында Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык бию ансамбле чыгыш ясаячак.“Красная Пресня” мәдәният һәм ял паркында “Башкортстан – Евразия йөрәге” күргәзмәсе эшлиячәк. Башкортстан Республикасының Рәмил Килмәмәтов, Рәмил Нафиков, Эдуард Дилмөхәммәтов кебек билгеле фоторәссамнарының эшләреннән 30 стенд куелачак. Аларны 30 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин.РФ Президенты янәшәсендә Башкортстанның вәкаләтле вәкиле урынбасары Рөстәм Вилданов юбилей көннәрен үткәрү кысаларында Уфада хакы 11 млрд сумга бәяләнгән вузара студентлар кампусын төзү мәсьәләсе буенча Внешэкономбанк вәкилләре белән эшлекле очрашулар планлаштырылуын хәбәр итте. “Бу студентларның, яшь галимнәрнең яшәү шартларын яхшыртачак, чит ил студентларын күбрәк җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бездә 3 меңнән артык чит ил студенты белем ала, алар 5 меңгә җитәр, дип ниятлибез”, - диде ул.БР Мәдәният министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Башкортстанда үткәрергә планлаштырылган ике күләмле чара – Бөтендөнья Фольклориада-2020 һәм Апимондия-2021 презентацияләре булачак. Теләгәннәр туку, тамбурлап чигү, киез палас, милли бизәнгечләр әзерләү, тамак җырлавы – өзләү, хореография, милли коралларда уйнау, уктан ату һәм фольклор буенча осталык дәресләрендә катнаша ала.
19 сентябрьдә В.Д. Поленов исемендәге Халык иҗаты Дәүләт Русия йортында “Бөтендөнья фольклориадасы: стартка кадәр бер ел” темасына түгәрәк өстәл булачак. Анда Русия Федерациясендә VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләп үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар, шулай ук аны үткәргәндә Башкортстан Республикасы кунаклары өчен туристик маршрутлар проектлары тәкъдим ителәчәк.Башкалада Башкортстан Республикасы көннәре 20 сентябрьдә “Зарядье” паркының зур амфитеатрында тәмамланачак. Бу көнне шәһәрнең иң зур ачык концерт мәйданнарының берсендә Мәскәүдә Башкорт мәдәният үзәген ачу тантанасы узачак. Күпфункцияле мәйданчык башкорт милли мәдәниятын саклауга һәм аны үстерүгә булышлык итер, дип ниятләнә.Тантананың кульминациясе Башкортстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак. Алар арасында – Диләрә Идрисова, Роберт Юлдашев, Башкортстан халык кораллары милли оркестры, “Аргамак”, “Дәрвиш-хан” төркемнәре, “Зәйнетдин” проекты.Фестиваль көннәрендә традицион тораклар зонасы биләмәсендә башкорт тирмәсе куелачак, анда башкортларның көнкүреше чагылдырылачак. Ихатада борынгы көнкүреш җиһазлары, этник һәм балалар фотозоналары булачак. Кунакларга бизәкле тукымалар, тукылган паласлар, чигелгән сөлгеләр, бизәнгечләр күрсәтәчәкләр. Тамашачыларны шулай ук сабантуй уеннары, милли коралларда уйнау, халык җырларын, кобаерлар башкару да көтә.