+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
20 сентябрь 2019, 18:11

Бөтендөнья тазалык көне

Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы Башкортстан Республикасы территориясендә #СДЕЛАЕМ2019 Бөтендөнья тазалык көне экологик акциясен үткәрү турында игълан итә.

Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы Башкортстан Республикасы территориясендә #СДЕЛАЕМ2019 Бөтендөнья тазалык көне экологик акциясен үткәрү турында игълан итә. Акциядә дөньяның 150дән артык иле катнашачак. Ул иртәгә, 2019 елның 21 сентябрендә иртәнге сәгать унда башланачак. Бөтендөнья тазалык көне – гражданнар проекты, аның максаты җәмәгать институтларын, бизнес-берләшмәләрне, муниципаль берләшмәләрне, дәүләт органнарын һәм киң мәгълүмат чараларын табигатьне калдыклардан тазарту өчен бердәм командага туплау. Акциянең төп максатларының берсе – табигатьне пычрату проблемасына мөмкин кадәр күбрәк игътибар җәлеп итү һәм төбәк операторлары институтларын кертү, калдыклар белән эш итүнең яңа тармагын булдыру белән проблеманы хәл итү юлына бару. Акциянең Башкортстанның 200 мең гражданын җыю (бу халыкның тик биш проценты гына) һәм республиканың һәр авыл-шәһәрендә өмә оештыру дигән максаты да бар.

#ВСЕМИРНЫЙ ДЕНЬ ЧИСТОТЫ

#СДЕЛАЕМ2019
Читайте нас: