+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
23 сентябрь 2019, 13:43

Гәрәбә тәмлекәч бәйрәме

Үткән шимбәдә Бала Чытырман авылында “Бал бәйрәме” узды.

Үткән шимбәдә Бала Чытырман авылында “Бал бәйрәме” узды. Бу күләмле чараны үткәрүнең инициаторы “Ағинәйҙәр” район берләшмәсе җитәкчесе Минисара Исәнгулова булды. Бәйрәмгә күрше районнардан һәм шәһәрләрдән “Ағинәйҙәр” клублары әгъзалары, республикабызның башкаласыннан кунаклар чакырылган иде. Программага бал ярминкәсе, халык сәнгате күргәзмәсе, “Башкорт балы – илебезнең милли горурлыгы” үзешчән артистлар концерты керде, чәй эчү оештырылды.

Ярминкәдә, умартачылык товарларыннан тыш, сөтчелек продукциясе, яшелчә-җимешләр дә урын алды, балык, иген һәм салам да саттылар. Кунаклар һәм район халкы балның төрлелеген һәм тәмнәрен бәяли алды. Теләгәннәр шунда ук күңелләренә хуш килгән балны һәм башка товарларны сатып ала, бәйрәм концертын карый алды.

Районыбызда мондый чара тәүге тапкыр үткәрелсә дә, ул югары кимәлдә үтте. Тантанада катнашучылар канәгать калды, күтәренке кәеф белән йортларына таралышты. Районыбыз тормышындагы шушы чагу вакыйга турында гәзитебезнең киләсе санында укырсыз.


Хәлил Рәхимов фотосы.
Читайте нас: