20 сентябрьдә Гончаровка авыл мәдәният йортында Яңа урамның бәйрәме узды. Чарада катнашучыларга бу урамда яшәгән һәр гаилә хакында сөйләделәр. Юнир Мортазин урамның төзелүе турындагы истәлекләре белән бүлеште. Ирина Хисамова Кинҗәбулатовлар, ә Фәридә Хөсәенова – Насыйровлар шәҗәрәләре белән таныштырды. Фәридә Яппар кызы әтисенең яраткан җырын – “Идел”не башкарды.