+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
30 сентябрь 2019, 16:59

Бәйрәмгә көтәбез!

11 октябрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Бөтенхалык матбугатка язылу көне узачак.

11 октябрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Бөтенхалык матбугатка язылу көне узачак. Сезне гәзитебез турында викторина, такмаклар, “Ашкадар таңнары” турында шигырьләр, концерт номерлары һ.б. көтә. Бәлки үзегезнең анекдотларыгыз, хикәяләрегез яки башка әсәрләрегез бардыр? Аларны үзегез белән алып килегез, сезгә дә сүз бирәчәкбез. Һәм, әлбәттә, бу көнне сез “Ашкадар таңнары”на ярты елга редакциядән килеп ала торганын 600 сумга (бер елга - 1020 сум), ә почта аша килә торган район гәзитенең русчасын алты айга - 1031,82 сумга, ә татарча һәм башкортча басмасын - 839,34 сумга яздыра аласыз. Электрон төрдәгесе бер елга – 1122 сум, алты айга – 660 сум. Шулай ук башка басмаларга да язылырга мөмкин булачак. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.

Көтеп калабыз!
Читайте нас: