+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
4 октябрь 2019, 13:47

Балалар кагыйдәләр белән дус

Шушы көннәрдә Федоровка авылының “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбиячеләр физкультура инструкторлары белән бергә әзерлек төркемнәре арасында “Иң җаваплы җәяүлеләр” исемле викторина үткәрде.

Шушы көннәрдә Федоровка авылының “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбиячеләр физкультура инструкторлары белән бергә әзерлек төркемнәре арасында “Иң җаваплы җәяүлеләр” исемле викторина үткәрде. Аны өч команда арасында уен-сорау алу формасында оештырганнар. Һәр командага юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сораулар бирделәр. Балалар шулай ук чара барышында урамның ни икәнлеген, җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешлеген, автобусны кайсы яктан үтәргә кирәклеген белде. Барлык командалар да биремнәрне җиңел башкарды. Хәзер һәр бала үзен сакларга тиешлеген, урамда һәм юлда игътибарлы булырга кирәклеген белә.
Читайте нас: