+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
4 октябрь 2019, 15:58

Башкортстанда Бөтенрусия матбугат декадасы башланды!

3-13 октябрьдә Башкортстан Республикасының барлык почта бүлекчәләрендә дә һәм podpiska.pochta.ru сайтында льготалы тарифлар белән Бөтенрусия көзге матбугат декадасы үтә.

3-13 октябрьдә Башкортстан Республикасының барлык почта бүлекчәләрендә дә һәм podpiska.pochta.ru сайтында льготалы тарифлар белән Бөтенрусия көзге матбугат декадасы үтә.

Ун көн эчендә podpiska.pochta.ru сайтында яки почта бүлекчәләрендә 4200 басмадан сайлап алып, дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан үзегезгә һәм якыннарыгызга журналлар яки гәзитләр яздыра аласыз. Почта каталогына кертелгән федераль киң мәгълүмат чараларына хак 10 процентка, ә республика, шәһәр һәм район басмаларына – 15 процентка түбәнәйтеләчәк.

Декада кысаларында 11 октябрьдә Бөтенхалык матбугатка язылу көне булачак! Бездә чара район мәдәният йорты каршындагы мәйданда иртәнге сәгать унбердә булачак. Бу көнне сез “Ашкадар таңнары”на ярты елга редакциядән килеп ала торганын 600 сумга (бер елга - 1020 сум), ә почта аша килә торган район гәзитенең русчасын алты айга – 1031,82 сумга, ә татарча һәм башкортча басмасын – 839,34 сумга яздыра алачаксыз. Электрон төрдәгесе бер елга – 1122 сум, алты айга – 660 сум.

Башка басмаларга да языла аласыз. Шулай ук “Изгелек агачы” акциясе кысаларында социаль учреждениеләргә гәзит-журналлар яздырып хәйрия ярдәме күрсәтә аласыз. Программада акциянең podpiska.pochta.ru/derevo-dobra сайтына кереп яки якындагы почта бүлекчәсенә барып катнаша аласыз.

Барчагызны да Бөтенхалык матбугатка язылу көненә көтеп калабыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны шатландырырга ашыгыгыз!!!
Читайте нас: