Бүген, 5 октябрьдә, Федоровка районының Гончаровка авылы мәдәният йортында Башкортстанның 100 еллыгына багышланган "Ямьле илем - Башкортстан" чарасы үтте. Укучылар республика турында җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде. Алты бишенче сыйныф укучысы пионерлар сафын тулыландырды. Укучылар шулай ук укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.