+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
7 октябрь 2019, 16:06

Бәйрәмгә килегез!

11 октябрьдә “Ашкадар таңнары” гәзите редакциясе район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә гадәти булмаган чара – Бөтенхалык матбугатка язылу көнен үткәрә.

11 октябрьдә “Ашкадар таңнары” гәзите редакциясе район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә гадәти булмаган чара – Бөтенхалык матбугатка язылу көнен үткәрә. Тик шушы көнне бәйрәмгә килгәннәрнең генә “Ашкадарские зори”, “Ашкадар таңнары”, “Ашҡаҙар таңдары” гәзитләренә һәм башка басмаларга ташлама белән язылу мөмкинлеге булачак! Шулай ук безнең хезмәткәрләрнең ничек матур итеп җырлавын да тыңлый алачаксыз. Редакциянең татар вокал ансамбле чыгыш ясаячак. Моннан тыш, гәзитнең тарихы турында сөйләрбез, бергәләп викторина сорауларына җавап бирербез, зарядка ясарбыз, иң тугры укучыларыбызны билгеләрбез. Бәлки, кайсыгыздыр район гәзитенең иске санын саклыйдыр? Аларны да алып килегез – бергәләп укырбыз. Шигырьләр, анекдотлар әзерләгез һәм, иң мөһиме, яхшы кәефегезне онытмагыз! Барыгызны да көтәбез!
Читайте нас: