+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
9 октябрь 2019, 13:23

Башкортстанда Республика көненә багышланган зур бәйрәм концерты булачак

11 октябрьдә Уфа халкы һәм кунаклары Республика көненә багышланган зур бәйрәм концертын карый алачак. Ул “Торатау” Конгресс-холлының амфитеатрында булачак.

11 октябрьдә Уфа халкы һәм кунаклары Республика көненә багышланган зур бәйрәм концертын карый алачак. Ул “Торатау” Конгресс-холлының амфитеатрында булачак. Бу турыда БР Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, республиканың төп бәйрәменә багышланган чаралар 7 октябрьдә үк башланды. Барлык шәһәрләрдә һәм районнарда бәйрәм концертлары белән тантаналы җыелышлар, мәдәни-күләмле, спорт чаралары, авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Социаль мөһим объектлар һәм учреждениеләр – парклар, мәктәпләр, балалар бакчалары сафка кертеләчәк. Тармакларында уңышка өлгәшкән икътисадның төрле өлкәләре вәкилләре дәүләт бүләкләре алачак.

11 октябрьдә Шәехзадә Бабич һәм Салват Юлаев һәйкәлләренә чәчәкләр салыначак. Салават Юлаев мәйданында “Русия Федерациясе Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлавың!” мәгълүмати-агитацион акция үтәчәк. Республиканың барлык музейларында да Ачык ишекләр көне булачак.

Бу көнне 2020 елның 10 октябренә кадәр дәвам итәчәк “Җырлаучы авыл” вокаль сәнгать республика конкурсына старт биреләчәк. Анда Башкортстанның барлык авыллары да катнашачак.

Республиканың билгеле башкаручылары һәм коллективлары, шулай ук чакырылган кунаклар катнашлыгындагы бәйрәм концерты 16.00 сәгатьтә башланачак. Ул 20.30 сәгатьтә бәйрәм фейерверкы һәм музыка лазер шоуы белән тәмамланачак.


Яңалык чыганагы: https://glavarb.ru/rus/
Читайте нас: