+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
11 октябрь 2019, 16:30

Нинди шәп концерт булды бүген Федоровка авылының үзәк мәйданында!

Безнең "Ашкадар таңнары" гәзите коллективыбыз район мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә гадәти булмаган чара - Бөтенхалык матбугатка язылу көнен үткәрде.

Безнең "Ашкадар таңнары" гәзите коллективыбыз район мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә гадәти булмаган чара - Бөтенхалык матбугатка язылу көнен үткәрде. Яраткан гәзитләрен кадерле язылучыларыбыз да хупларга килгән иде. Мәҗит Гомәров район гәзитенә кызыклы мәкаләләре өчен рәхмәт белдерде, арытабан да үсүен, уңышларга ирешүен теләде. Елена Карпунина гомере буе район гәзитен яздырып алып укый. Ул бәйрәмгә гәзитнең 2000 елда басылып чыккан экземплярын алып килгән, ә өендә 1995 елгы гәзит тә саклана икән.

Бу көнне "Ашкадар таңнары"н яздыручылар тагы да 44 кешегә артты. Безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт, кадерле гәзит укучыларыбыз!


Автор фотосы.
Читайте нас: