Әзерлек төркеме балалары өчен аны тәрбияче Айгөл Ибраһимова оештырды. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен тыңлады, ә соңыннан яшь артистлар “Теге яккамы, бу яккамы” әсәреннән өзекне сәхнәләштереп күрсәтте. Төп рольләрдә Назгөл Баһаветдинова, Илүзә Фәйзуллина, Роберт Әкбәров һәм Антон Фролов булды.