-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Чаралар
14 октябрь 2019, 16:22

“Идел” башкорт һәм татар җыры конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана

Конкурста вузларның һәм ссузларның вокаль бүлекләренең башкорт яки татар телендә җырлар башкаручы студентлары катнаша ала.

Конкурста вузларның һәм ссузларның вокаль бүлекләренең башкорт яки татар телендә җырлар башкаручы студентлары катнаша ала. “Идел фестивале лауреаты” исеме өчен алар “Башкорт” яки “Татар халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Башкорт” яки “Татар эстрада җыры”, “Академик җыр”, “Балалар номинациясе” һ.б. номинацияләрдә көрәшәчәк.

Конкурсның өченче туры 15 ноябрьдә “Башкортстан” Дәүләт концертлар залында үтәчәк. Икенче көнендә шунда ук билгеле артистлар һәм фестивальдә җиңүчеләр катнашлыгында гала-концерт булачак.

Хәтерегезгә төшерәбез, бу проект Русиядә милләтара дуслыкны ныгыту елы дип игълан ителгән 2011 елдан бирле тормышка ашырыла. Чара “Мәдәният” милли проекты (Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы) һәм Бөтендөнья татарлар конгрессы булышлыгында үтәчәк.

Конкурста катнашуга гаризалар кабул итү 31 октябрьдә тәмамлана. Барлык кирәкле мәгълүматны idel-festival.ru сайтында, шулай ук vk.com/idelfestival төркемендә табарга мөмкин.

Гаризаны [email protected] электрон адресына җибәрергә, шунда ук сорауларыгызны да бирә аласыз.


#ИделБашкортТатарҖырыфестивале

#МәдәниятМиллиПроекты

#МиллипроектларБашкортстан
Читайте нас: