+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
16 октябрь 2019, 13:34

Булдыра да соң өчбүләклеләр!

Өчбүләктә эшкә тырыш, җигәрле хатын-кызлар яши дип бер икеләнми әйтә алам.

Өчбүләктә эшкә тырыш, җигәрле хатын-кызлар яши дип бер икеләнми әйтә алам. «Бүләк» кондитер цехын гына алыйк, монда унлап гүзәл зат көн саен татлыдан-татлы, тәмледән-тәмле бавырсаклар, чәкчәкләр пешереп, пилмән, голубцылар ясап, Фёдоровка районы кибетләренә генә түгел, ә республикабыз авыл-шәһәрләренә сатуга чыгара. Әйткәндәй, алар өйләрендә дә вакытларын бушка уздырмый, тырышып, чәмләнеп дөнья көтә. Гаиләләре белән күпләп мал-туар, кош-корт асрый. Шуңа да аларның тормышы матур, дөньялары күркәм, өстәлләре һәрчак сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Әле менә кичә, Авыл хатын-кызлары көнендә, бергәләшеп ярминкә дә үткәреп алдылар. Бу чарада күпләр катнашырга теләк белдерде. Зөлфирә Мәсәгутова һәм Гөлсинә Насыйрова казы-карталар алып килде. Альмира Салихова, Әлфинә Рәхимованың бакчаларында быел сарымсак, кәбестә, суган, кишер бик уңган, шуңа да алар мул уңышлары белән бүлешергә теләде. Әлфия Рәхимова, Айгөл Салихова сөт- каймак, май, белән тәэмин итте Өчбүләкнең өлкән яшьтәге әби-бабайларын.
Хәтимә Ишмөхәммәтова кышкылыкка авылдашларының аяклары өшемәсен дип, күп итеп җылы йон оекбашлар бәйләп алып килгән. Рима Хәмидуллина тавык ите яратучыларга бройлерлар тәкъдим итте. Өстәлләр авыл хуҗалыгы продукциясеннән сыгылып торды, җаның ни тели, бар да бар иде монда. Менә шулай, бәйрәм көнендә, Өчбүләкнең уңган хатын-кызлары өлкән яшьтәгеләрне кирәкле азык-төлек белән тәэмин итеп, аларның күңелләрен күтәрде.
Киләчәктә дә авылдашларыма исәнлектә-саулыкта, бердәм, дус-тату булып, үз көчләре белән эшләп тапкан малларының файдасын күреп, бай тормышта яшәргә язсын.
Читайте нас: