+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
16 октябрь 2019, 16:33

Чәчәк ат илем – Башкортстан!

Әтәч авылы клубында Башкортстан Республикасы көненә багышланган чара үтте.

Әтәч авылы клубында Башкортстан Республикасы көненә багышланган чара үтте.
Бәйрәм мәктәп укучыларының чыгышыннан башланды, алар әләмнәр белән “Башкортстан” җыры астына бию башкарды. Чара әдәби композиция, шигырьләр, җырлар белән дәвам итте. Матур, чагу номерлары белән концертны үзешчән артистлар дәвам иттеләр. Авыл клубы залында урындагы халык ярминкә оештырды. Теләгән бер кеше яшелчә-җимешләр, пешерелгән әйберләр, сөт продукциясе, бәйләнгән әйберләр һәм күп башка нәрсәләр сатып ала алды. Ә урамда Балыклы авылыннан эшкуар Рабига Мортазина кирәкле продуктлар сатты. Бәйрәмгә килүчеләрнең хәтта утын сатып алу мөмкинлеге дә булды, бу мөмкинлектән Мансур Рәҗәпов файданалып калды. Бәйрәм шәп булды, халык өйләренә канәгать, күтәренке кәеф белән таралышты.
Читайте нас: