+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
22 октябрь 2019, 12:02

Башкортстанның җиде укучысы “Иң яхшы хат язу дәресе” конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде

Башкортстаннан берьюлы җиде укучы “Иң яхшы хат язу дәресе” Гомумрусия конкурсының федераль этабының 95 җиңүчесе һәм лауреаты исәбенә керде.

Башкортстаннан берьюлы җиде укучы “Иң яхшы хат язу дәресе” Гомумрусия конкурсының федераль этабының 95 җиңүчесе һәм лауреаты исәбенә керде. Алар арасында – Борайдан Тимур Фәйзуллин һәм Айназ Арсланов, Авыргазы районыннан Ольга Никитина һәм Рина Тимербулатова, Күгәрчен районыннан Максим Егоров, Дүртөйле районыннан Инсаф Шафиков һәм Кушнаренководан Алия Хөсәенова.

Конкурс традицион рәвештә төрле номинацияләр буенча үткәрелә. Аның оештыручылары - Русия Почтасы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Русия язучылар союзы, Русия элемтә хезмәткәрләре профсоюзы, “Укытучы гәзите” редакциясе.

“Балалар хат төрендә инша язарга, ә укытучылар – жюрига мәктәптә хат язу дәресен үткәрү буенча метиодик эшләнмәләрен тәкъдим итәргә тиеш, - дип аңлатты Федераль почта хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең мәгълүмат секретаре Борис Слуцкий. – Конкурсның максаты – мәдәниятыбызга хатлар язуны кайтару, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү, илебезнең һәм гаиләбезнең тарихына мөрәҗәгать итү”.

Быел конкурс эшләре буенча Русия оборона министрлыгы игълан иткән “Шундый һөнәр бар – Ватанны саклау...” һәм оештыру комитеты Социаль-мәдәни инициативалар фонды белән берлектә үткәргән “Бәхетле гаилә рецептлары” номинацияләре абсолют чемпионнар булдылар.

Үткән елда социаль проектлар милли программасы кысаларында почта конкурсы Русиянең иң яхшы социаль проекты исемен яулаган иде. Башкортстанда бу конкурс республиканың мәгариф министрлыгы булышлыгында үткәрелә.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: