+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
22 октябрь 2019, 16:13

География диктантына кушылыгыз!

2019 елның 27 октябрендә Русиядә һәм чит илләрдә Рус география җәмгыятенең География диктанты узачак.

2019 елның 27 октябрендә Русиядә һәм чит илләрдә Рус география җәмгыятенең География диктанты узачак. Күләмле халыкара агарту-белем бирү акциясенең инициаторы РФ Президенты Владимир Путин, бу акция Рус география җәмгыяте тарафыннан бишенче тапкыр үткәрелә. Теләгән һәр кеше география буенча белемнәрен тикшерүдә катнаша ала, шулай ук үз төбәгендә Диктант үткәрү мәйданын оештыра ала.

Шулай, безнең Федоровка районында “География диктанты-2019”ны үткәрү өчен өч мәйданчык оештырылган:

-Федоровка авылының 2нче мәктәбе (оештыручы Батыршина Луиза Хәмзә кызы, тел.: 2-28-66);

-Покровка авылы мәктәбе (оештыручы Иванова Людмила Викторовна, тел.: 2-47-54);

-Бала Чытырман авылы мәктәбе (оештыручы Җәлилова Гүзәл Мансур кызы, тел.: 2-34-40).

Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Катнашу өчен үзегезгә уңайлы булган мәйданчыкны сайлап, телефон аша 2019 елның 25 октябренә кадәр язылырга кирәк.

География диктантына сез дә кушылыгыз! Иртәнге сәгать унбердә башлана.
Читайте нас: