+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
23 октябрь 2019, 14:28

Район гәзите рекламасыз яшәми

Бүген Русиядә Реклама хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Бүген Русиядә Реклама хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бу сәүдәнең, димәк, икътисадның үсешенә зур өлеш кертүче барлык реклама булдыручылар һәм реклама бирүчеләрнең, иҗат кешеләренең һөнәри бәйрәме. Ул 1994 елдан бирле билгеләнә. Шушы дәвер эчендә рекламаның тормышыбызда нинди урын яулавын күреп торабыз.
Барыгыз да И.Ильфның һәм Е. Петровның “Двенадцать стульев” герое Остап Бендердан әйттергән “реклама – сәүдә двигателе” фразасын яхшы хәтерлидер. Шулай, безнең “Ашкадар таңнары” район гәзитебез дә рекламасыз яши алмый. Барлык реклама бирүчеләргә хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм реклама агентыбызны бәйрәме белән котлыйбыз!
Читайте нас: