+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
29 октябрь 2019, 14:12

Актив язылучыларга – лайк

Ишеттегезме? Район гәзите редакциясе “Мин “Ашкадар таңнары”на язылдым” ФЛЕШМОБын үткәрә! Аны без Сәет авылыннан якташыбыз Зөһрә Исәнгулованың җиңел кулы белән дәвам итәбез.

Ишеттегезме? Район гәзите редакциясе “Мин “Ашкадар таңнары”на язылдым” ФЛЕШМОБын үткәрә! Аны без Сәет авылыннан якташыбыз Зөһрә Исәнгулованың җиңел кулы белән дәвам итәбез. Хәтерегезгә төшерәбез, ул 2017 елда “Башкортстан гүзәле” республика гүзәлләре конкурсында икенче урын яулаган иде. Әле Уфада яши, БДУ магистратурасының беренче курсы студенты, Милли музейда эшли. Кичә ул редакциябызга кереп безнең ФЛЕШМОБта катнашу теләген белдерде. Аңа активлылыгы өчен зур рәхмәт белдерәбез! Язылучыларыбызның күпчелеге бу инициативага кушлыр, социаль челтәрләрдә район гәзитен укучыларның фотографиялары артыр, дип өметләнәбез.

Ашыгыгыз, 2020 елның беренче яртыеллыгына язылыгыз, район гәзите белән фотога төшегез һәм шул фотоны [email protected] электрон адресына яки +79674589221 номерына WhatsApp-ка “ФЛЕШМОБ” билгесе белән җибәрегез. Редакция фотографиясе иң күп лайк җыйган язылучыга махсус приз тапшырачагын вәгъдә итә!


Лилия Баһаветдинова фотосы.


З. Исәнгулова: “Әтием 2020 елның беренче яртыеллыгына район гәзитенә язылды, ә Сез?”
Читайте нас: