+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
30 октябрь 2019, 16:58

Казларны үстергәч бәйрәм итсәң дә була!

Традиция буенча, ноябрьдә җәй буе каз үстергән уңган хуҗабикәләр бер-берсенә өмәләргә йөри башлый. Бу зур мәшәкать булса да, ул бик шатлыклы – кышкылыкка җитәрлек тәмле каз ите хәстәрлиләр бит.

Традиция буенча, ноябрьдә җәй буе каз үстергән уңган хуҗабикәләр бер-берсенә өмәләргә йөри башлый. Бу зур мәшәкать булса да, ул бик шатлыклы – кышкылыкка җитәрлек тәмле каз ите хәстәрлиләр бит.Электән бу көннәр бәйрәм саналган. Эш тәмамлангач ярдәм итүчеләрне, туган-күршеләрне мотлак каз ите белән шулпага чакырганнар. Һәм менә быел бу бәйрәм икенчерәк формат алырга тора – зур каз бәйрәме үткәрергә ниятлиләр, ул районыбызның брендлы бәйрәме булачак, дип көтелә!Федоровка районында казчылык киң таралган: һәр йортта диярлек каз үстерәләр, күпләр уңышлы үсешүче предприятие – “Башкорт казы” җәмгыяте белән интеграция программасы буенча эшли. Аларның күпчелеге, әлбәттә, шушы бәйрәмгә җәлеп ителәчәк.Федоровка авылында район мәдәният йорты каршындагы мәйданда милли ихаталар, тирмәләр кую планлаштырыла. Чара кунаклары каз эшкәртүгә бәйле йолаларны карый алачак. Шулай ук район мәдәният йорты фойесында аларны үз продукциясенең күргәзмәсе белән “Башкорт казы” җәмгыятенең ихатасы көтәчәк. Аларның продукциясен тәмләп карарга да, сатып алырга да мөмкин булачак.Бу грандиоз чара ноябрь азагында көтелә. Шулай булгач, хөрмәтле дуслар, ялларыгызны алдан планлаштырыгыз, бу вакыйгадан читтә калмагыз!
Читайте нас: