Мәдәни-агарту чарасы Русиядә яшәүче халыклар турында белем дәрәҗәсен, этномәдәни грамоталылыкның гомум дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Катнашучыларга Русия һәм Башкортстан халыклары тарихына, йолаларына, традицияләренә, мәдәниятләренә, телләренә багышланган 30 сораудан торган тестны үтәргә кирәк булачак. Аны үтәүгә 45 минут вакыт биреләчәк. Диктантта катнашырга теләүчеләр 10.00-10.45 сәгатьтә җыела һәм теркәү саны ала. Диктант 11.00 сәгатьтә башлана.