+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
30 октябрь 2019, 13:50

"Тере китап" дөньясына чумдылар

Федоровка районы Бала Чытырман авылының күпфункцияле клубында “Тере китап” китаплар сюжетлары буенча театраль миниатюралар район конкурсының зона этабы узды.

Федоровка районы Бала Чытырман авылының күпфункцияле клубында “Тере китап” китаплар сюжетлары буенча театраль миниатюралар район конкурсының зона этабы узды.Чара “Маска” клуб берләшмәсе башкаруында “Три девицы под окном... Взяли книги вечерком” (авторы Анна Әхмәрова) кызыклы сценкасы һәм “Карамелька” клуб берләшмәсенең “Белоснежка и семь гномов” күңелле биюе белән башланды. Бу көнне тамашачылар Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме”, “Озын-озак балачак”, Рафаэль Сафинның “Кыр казлары” әсәрләренең, башкорт халык әкиятләренең, А. Котлярның “Дом моего сердца” мәсәленең геройлары дөньясына чумды. Театраль куелышларны Батыр, Гавриловка, Коралачык, Юлдаш, Яңа Явыш, Әтәч, Бала Чытырман авылларыннан китап укучылар белән берлектә китапханәчеләр әзерләде.
Читайте нас: