Укучыларга китапханәче Русия тормышы, революция, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соң илне тергезү, 90 елларга кадәрге совет чоры турында слайдлар тәкъдим итте. Балаларга моның кызык булуы күренеп торды, алар шул заман кешеләренең тормышы һәм көнкүреше турындагы сорауларны яудырдылар. Елена Яковлевна, аларга җавап биргәндә, бер юлы авыл мәдәният йорты каршындагы крайны өйрәнү музееннан экспонатлар да күрсәтте.Чарадан соң мәктәп укучылары китапханә каршындагы “Оста куллар” түгәрәгенә калды, анда алар үз куллары белән Әниләр көне бәйрәменә иң кадерле кешеләренә бүләкләр әзерләде.