+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
6 ноябрь 2019, 18:06

Китапханәдә - “Могҗизалар яланы”

Федоровка авылының Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең “Остабикә” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар (җитәкчеләре – өстәмә белем бирү педагогы С.Л. Казакова) Халыклар бердәмлеге көне алдыннан балалар китапханәсенә кунакка барды.

Федоровка авылының Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең “Остабикә” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар (җитәкчеләре – өстәмә белем бирү педагогы С.Л. Казакова) Халыклар бердәмлеге көне алдыннан балалар китапханәсенә кунакка барды. “Китаплар дөньясында” китапханәче С.В. Запылкина кунаклар – кызыксынучан балалар өчен бу бәйрәмнең ничек килеп чыгуын, башка кызыклы әйберләр сөйләде. Телевизион уенга ошатып, “Могҗизалар яланы” интеллектуаль уенын үткәрде. “Халыклар бердәмлеге көне” темасына багышланган сорауларга балалар бик тиз җавап тапты, барлык өч турда да алар зирәклекләрен, белемгә омтылышларын күрсәтте.Ә соңгы “Суперлига” турында җиңүчене билгеләделәр – ул Варя Палаева булды.
Читайте нас: