+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
6 ноябрь 2019, 16:45

Уфада “Идел” тугызынчы халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узачак

15 һәм 16 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концертлар залында яшь башкаручылар арасында чираттагы Башкорт һәм татар җыры халыкара фестиваль-конкурсы узачак.

15 һәм 16 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концертлар залында яшь башкаручылар арасында чираттагы Башкорт һәм татар җыры халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Конкурста Башкортстанның, Татарстанның, Мәскәүнең, Русиянең башка төбәкләре вузларының һәм ссузларының вокаль бүлекләре студентлары һәм чыгарылыш укучылары катнашачак. “Идел фестивале лауреаты” исеме өчен алар “Башкорт” яки “Татар халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Башкорт” яки “Татар эстрада җыры”, “Балалар номинациясе”, “Академик җыр” номинацияләрендә алышачак. Быел “Идел” статуэткасы өчен шулай ук Кытайдан һәм Кырымнан катнашучылар көрәшәчәк.
Беренче көн - конкурс. Икенче – жюри әгъзалары һәм фестивальнең почетлы кунаклары катнашлыгында гала-концерт. Концерт программасында: Идрис Газиев, Мөнир Якупов, Флүрә Кильдиярова, Наилә Фәтехова, Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева һәм башкалар.
Хәтерегезгә төшерәбез, бу проект Русиядә Халыкара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителгән 2011 елдан бирле үткәрелә. Чара “Мәдәният” милли проекты (Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы) һәм Бөтендөнья татарлар конгрессы булышлыгында узачак.
#ИделФестивале
#миллиПроектларБашкортстан
#МәдәниятМиллиПроекты
#ЯшьБашкаручыларКонкурсы
Читайте нас: