+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
11 ноябрь 2019, 11:45

Уфада Балалар һәм яшьләр театрлары республика фестивале узачак

“Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Уфада 11-13 ноябрьдә беренче Балалар һәм яшьләр театрлары республика фестивале узачак.

“Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Уфада 11-13 ноябрьдә беренче Балалар һәм яшьләр театрлары республика фестивале узачак.
Фестиваль республиканың балалар һәм яшьләр театрларына булышлык итүгә һәм аларны үстерүгә, һәвәскәр театр сәнгатен пропагандалауга һәм арытабангы үстерүгә юнәлтелгән.
БР Мәдәният министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фестиваль бүген, 11 ноябрьдә, БР Милли яшьләр театрында ачылачак.
Ике көн эчендә конкурс караулары узачак. 13 ноябрьдә һәвәскәр театрлар режиссерлары һәм җитәкчеләре өчен иҗади лаборатория оештырылачак. Фестиваль конкурс җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланачак.
Проектны Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, М. Кәрим исемендәге БР Милли яшьләр театры оештырган.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: