+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Чаралар
11 ноябрь 2019, 13:33

Үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуларын телисең - башкаларга шундый мөнәсәбәттә бул

Шимбә, 9 ноябрьдә, Федоровка 2нче мәктәбенең 5-6 сыйныфлары укучылары өчен “Без төрле, әмма тиң” исемле толерантлык сәгате узды.

Шимбә, 9 ноябрьдә, Федоровка 2нче мәктәбенең 5-6 сыйныфлары укучылары өчен “Без төрле, әмма тиң” исемле толерантлык сәгате узды. Аны район китапханәсе китапханәчесе Алена Маганева үткәрде. Ул толерантлыкның ни икәнлеген, бу аңлатманың кайдан килүен аңлатты. Башкаларның җитешсезлекләренә түземле булырга өйрәткән берничә гыйбрәтле хикәя сөйләде. Моннан тыш, ул балаларга биремнәр белән конвертлар таратты. Алар сорауларга җавап бирде, теге яки бу хәлдә үзләрен ничек тотырга тиешлекләрен күрсәтте. Соңыннан чарага йомгак ясалды. Балалар үзеңә нинди мөнәсәбәттә булуларын телисең - туганнарга, якыннарга һәм дусларга да шундый мөнәсәбәттә булырга тиешсең, дип белдерде.
Читайте нас: