+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Чаралар
12 ноябрь 2019, 14:07

Балагызның билгеле телешоуда катнашуын телисезме?!

23-24 ноябрьдә Уфа шәһәренең “Йети” балалар үзәгендә кастинг – балаларны Максим Галкинның “Лучше всех!” тапшыруына сайлап алу булачак.

23-24 ноябрьдә Уфа шәһәренең “Йети” балалар үзәгендә кастинг – балаларны Максим Галкинның “Лучше всех!” тапшыруына сайлап алу булачак.

Балагыз кызыксынучанмы яки җитдиме, зирәкме яки аралашучанмы, оялчанмы яки шаянмы, яңа гына сөйләшә башлаган ике яшьлек сабыймы яки инде титуллары булган спортчы, артистмы – мөһим түгел! Әгәр дә ул сәләтле икән – аны кастингта көтәләр! Җырлар да, биюләр дә, анык яки гуманитар фәннәр өлкәсендәге белемнәр дә, теләсә нинди спорт төрләре дә, кул эшләре, аш-су осталыгы, шигырьләр яки проза – барсы да бара. Яныгызда нәрсәнедер бик яхшы эшли белүче кечкенә кеше яши икән – кастингка килегез!

Сезне Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 34, 3нче кат адресы буенча урнашкан “Йети” балалар үзәгендә көтәләр. Тел.: 8-927-937-69-63. Телефон аша алдан язылу мотлак!
Читайте нас: